Татарстанда браконьер-балыкчыларны тоттылар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Аномаль салкыннарга карамастан, тыюлык территориясендә хокук бозуларны кисәтү максаты белән, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары даими рейдлар үткәрә. Лаеш районында «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә, тыелган балык тоту коралы – ятьмәләр белән балык тоткан ике граждан тотылды. 
Исегезгә төшерәбез, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты балык тоту кагыйдәләрен үтәүне көчәйтелгән контрольдә тота. Су ресурсларын саклау өчен браконьерлык очракларына юл куймау буенча даими рейдлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International