Татарстанда тыюлыклар көненә багышланган дәресләр дәвам итә

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Чистай шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 10 нчы мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларына һәм Чистай шәһәренең 4 нче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларына тыюлыклы табигать турында сөйләделәр.
Белгечләр Россиянең тыюлыклары, махсус саклау кирәк булган флора һәм фауна турында сөйләделәр. Укучылар сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар, фотоларны игътибар белән карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Дәрес ахырында,  “Тыюлыкларның эше һәм бу бәйрәм ни өчен кирәк ?”дигән контроль сорауга балалар: «Хайваннарның йортлары булсын өчен, табигатьне сакларга кирәк», - дип җавап бирделәр. 
Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сак караш тәрбияләү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына игътибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International