15 гыйнварда билгеләп үтелә торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне» кысаларында «Чатыр - Тау», «Озын Алан», «Чулпан» һәм «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыкларының хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү чаралары оештырылды һәм үткәрелде.
«Чатыр – Тау» һәм «Зөя буйлары» тыюлыкларының белгечләре балаларны күчмә һәм кышлаучы кошларның аерым үзенчәлекләре белән таныштырдылар, кышкы чорда хайваннар һәм кошларның яшәү рәвеше, туклану, үз- үзләрен тоту үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Дәрес барышында балалар табигать турында үз күзәтүләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар, урманда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен кабатладылар, «Татарстан Республикасы Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре»дигән балалар китабы белән таныштылар.
«Озын Алан» һәм «Чулпан» тыюлыклары хезмәткәрләре авыр кышкы чорда нинди чаралар үткәрергә кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар кошларны кышын нәрсә белән ашатырга мөмкин булуын, ә нәрсә белән ярамавын белделәр. Кышлаучы кошлар турындагы белемнәр буенча викторина үткәрделәр.
Чара ахырында балалар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының календаре белән бүләкләнделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)