Гам-Ковид-Вак вакцинасы («Спутник V» сәүдә маркасы) Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Теркәү таныклыгы 11.08.2020 бирелде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә.
2020 елның 10 декабреннән башлап, масштаблы иммунизация үткәрү өчен, төбәкләргә вакцина партияләре кайтарыла башлады. Вакцинаны 3 атна интервал белән, ике тапкыр кертәләр. Иммунитет ике елга җитәчәк дип көтелә.
Вакцина ничек эшли? Вакцина кеше аденовирусының рекомбинант кисәкләреннән гыйбарәт, анда коронавирусның S- аксым протеины булган тышлама, аңа карата антитәнчекләр эшләнә. Организмда чит аксым барлыкка килүгә җавап итеп, тулы иммунитет формалаша.
Вакцинада COVID-19 кузгатучы коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырып булмый.
Вакцинаның бөтен курсын узуның мөһимлегенә игътибар итәбез. Нәкъ менә ике тапкыр ясау схемасы озак вакытлы иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирә. Икенче вакцина беренче вакцинациядән соң 21 көн узгач ясала.
Организм иммунитетны формалаштыруның башлангыч этабы аша узганда, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә , туңмаска һәм үз-үзеңне сакларга киңәш ителә. Беренче вакцина авырып китмәүгә гарантия бирми. Вакцинациянең ике этабын узганнан соң гына иммунитет формалашырга тиеш (ике-өч атна дәвамында).
Гамәлдәге законнар нигезендә вакцинация фәкать ирекле нигездә генә үткәрелә.
Вакцинация алдыннан пациентны табиб карый һәм температурасын үлчи. Температура 37 градустан югарырак булса, вакцинацияне үткәрмиләр. Вакцинациядән соң яки укол урыны авыртып яки кызыл булып торырга мөмкин, шулай ук тән температурасының кыска вакытлы күтәрелүе һәм хәлсезлек хисе булырга мөмкин.
Вакцинаны ясату өчен 18 яшьтән олырак булырга, йөклелек, баланы имезү чоры булмаска, онкология, йогышлы авырулар белән чирләмәскә кирәк.