Спас районы укучылары өчен табигать турында дәрес үткәрделәр

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Спас районы укучылары өчен табигать турында дәрес үткәрделәр
ТР Спас муниципаль районының 1нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен, «Спас» тыюлыгы белгечләре экологик дәрес үткәрде.  Тыюлык белгече Любовь Мурзак балаларга аеруча саклаулы табигать территориясенең нәрсә икәнлеге, аларның роле, мәйданы һәм кыйммәте турында, Россиядә беренче Баргуҗа исемле дәүләт тыюлыгын оештыру турында, тыюлыклар, милли парклар, заказниклар турында, Россиядә, шулай ук Татарстан Республикасында урнашкан табигать һәйкәлләре турында сөйләде. Балалар аеруча саклана торган һәм ТР Кызыл китабына кертелгән флора һәм фауна, хайваннар һәм үсемлекләр турында белделәр. Аеруча саклаулы табигать территорияләре турында алган белемнәрен ныгыту өчен, балаларга Идел-Кама биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы турында фильмнар күрсәтелде.
 Чара ахырында балалар белән Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләрен белүгә викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International