Тәтеш районында, балыкларның кышкы чорда һава җитмәгәнлектән үлүләрен булдырмау өчен, чираттагы «Балык-булсын!» акциясе узды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре тарафыннан, балыкларга кислород  җитсен өчен, Тәтеш районы күлләрендә һәм бөяләрендә чокырчыклар бораулау буенча чаралар үткәрелде. Акциядә Тәтеш дәүләт гражданлык яклау көллияте студентлары катнашты. Барлыгы 50ләп чокырчык борауланды.
Исегезгә төшерәбез, кышкы чорда мондый чаралар бөтен республика территориясендә үткәрелә. Бүгенге көндә 9 муниципаль районда 470дән артык чокырчык борауланган. Эш табигать саклау тармакларының район хезмәткәрләре, балык сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре,шулай ук һәвәскәр балыкчылар белән дә көн саен алып барыла.
Дәүләт комитеты, бозда куркынычсызлык таләпләрен үтәп, су биоресурсларын саклауга битараф булмаган гражданнарны әлеге акциягә кушылырга чакыра.
Чараларда катнашу сораулары буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин(843) 211 66 94, 211 66 72

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International