. Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының җаваплы хезмәткәрләре видеоконференция режимында район белгечләре белән, аучылык ресурсларының кышкы маршрутын исәпкә алуны уздыру һәм аучылык җир-суларында кабан дуңгызларының баш санын киметү буенча эш нәтиҗәләре турында киңәшмә үткәрделәр.
2021 елның 30 гыйнварына кышкы маршрутны исәпкә алу кысаларында маршрутларның 47% ы узылган.
2021 елның 1 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр республикада 1459 кабан тотылган. Кабаннарның саны мең гектарга 0,17 башка кадәр киметелде.