ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Мишә елгасында браконьерны тоттылар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстанның Лаеш районында Мишә елгасында Дәүләт комитеты белгечләре законсыз рәвештә биоресурсларны тотуга юл куймау максаты белән рейд үткәрделәр.  Браконьерларга кар машиналары белән калдырылган эзләр алып чыкты. Ике граждан ятьмә кулланып балык тота иде. Бу чорда балык уылдык чәчергә әзерләнә һәм бу территориядә балыкны тоту 15 апрельгә кадәр тыела.  Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигать зоология заказнигы территориясендә балык тоту катгый тыела. Дәүләт комитеты көн саен рейдлар оештыра.  Сәнәгый балык тоту очрагында браконьерларга җинаять җаваплылыгы яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International