Теләче районының «2 нче номерлы Теләче балалар бакчасы»нда «Табигать –тиңсез хәзинә» дигән экологик бәйрәм узды. Анда «Ашыт» тыюлыгы белгече дә катнашты.
Катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркемендәге 26 бала һәм 9 олы кеше. Чара татар телендә үткәрелде.
Чараның төп максаты-балаларда бөтен тереклеккә, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү. Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнешне, һәм кешенең әйләнә-тирә мохит торышына йогынтысын аңларга ярдәм итү. Әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген, табигый ресурсларның файдасын аңлату, әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертү омтылышын булдыру.
Тыюлык белгече балаларга Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать территорияләре, Кызыл китапка кертелгән төрләр, экологик бәйрәмнәр календаре турында сөйләде.
Балалар актив катнаштылар: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, су феясы, урман сакчысы булып инсценировка күрсәттеләр. «Чүп-чарны дөрес аеру», «пазлны җый» дигән уен уйнадылар, «Табигать һәм без» дигән викторинада үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Кызыл Китапка багышланган балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Бәйрәм ахырында Дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр, грамоталар бирделәр. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды, барысына да бик ошады.