Федор Батков яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылышында катнашты

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Алексеевск районының Биләр авылында яңа табиб амбулаториясе ачылды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, район актив үсә, халык иминлеге өчен күп нәрсә эшләнә. 
Модульле бинаның мәйданы 183 квадрат метр тәшкил итә. Биредә авыл халкын терапевт, теш табибы, фельдшер һәм ашыгыч ярдәм табибы кабул итәчәк.
Төзелеш өчен акча «Сәламәтлекне саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International