Татарстанда бу көннәрдә «Балык-Булсын!» акциясе актив тормышка ашырыла. Ул республиканың 17 яр буе муниципаль районына, шулай ук аеруча саклаулы сулыкларына кагыла.
Быел белгечләр әлеге чараларны заманча һәм нәтиҗәле ысул белән - компрессорлар кулланып үткәрергә дигән карар кабул итте. Компрессорлар ярдәмендә сулыкларга һава җибәреләчәк. Мондый акция Түбән Кама районында Саракум һәм Комлык күлләрендә узды.
Һәр кыш саен кислородны кертми торган тыгыз боз капламының урнашуы, сулыкта яшәүчеләр өчен бик тә начар. Мондый шартларда балык күпләп үләргә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, бозда чокырчыклар һәм майналар бораулана. Шуның беән аэрация тәэмин ителә.