Росконгресс Фонды 10га кадәр яңа медиаактив формалаштыра

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

2021 елда Росконгресс Фонды үзенең электрон ресурслары нигезендә (сайтлар, YouTube-каналлар һәм социаль челтәрләр) бизнес, сәясәт һәм җәмгыять, фән һәм технологияләр, сәяхәтләр, автомобильләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек, гастрономия, балалар контенты юнәлешләре буенча 10га кадәр яңа медиактив формалаштыра. Аларның гомуми актив аудиториясе 1 миллионнан артык кеше тәшкил итәчәк.
Фондның медиа проектлары Россия регионнарының инвестиция, сәнәгать, туристлык һәм белем бирү потенциалын алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Төп медиапроектлар:
Заводта эшләүче блогер- популяр блогерлар катнашында завод буенча экскурсия һәм аның продукциясенә тест-драйв ясау форматында Россиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре буенча блог-тур.  Проектның беренче өч чыгарылышы YouTube каналында 2 миллионнан  артык карау җыйды;
АвтоБлогерШоу-автомобиль индустриясе дөньясында уникаль вакыйга, ул танылган Россия автомобиль блогерларын, әйдәп баручы экспертларны һәм практикларны, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм барлык авто, тизлек һәм адреналин яратучыларны берләштерәчәк. Киләсе чара Санкт-Петербургта 2021 елның 31 июленнән 1 августына кадәр узачак;
Россияне ачабыз-Россия регионнарының туристик мөмкинлекләре турында махсус материаллар җыелмасы. Төбәк администрацияләренең рәсми вәкилләре, җирле блогерлар һәм фикер лидерлары катнашында тематик күзәтүләр, презентацияләр һәм интервьюлар Россиядә яшәүчеләрне ил эчендә ял итүнең өстенлекләре белән таныштыра.
Росконгресс Фонды тарафыннан сайлап алынган перспективалы инновацион компанияләр төбәк бизнесына шактый ярдәм итә ала. Алар арасында:
Motivity-оешмаларда талантлар белән идарә итү системасы (персоналның җәлеп итүчәнлеген арттыра һәм эшсезлекне киметә);
Enreport – сәнәгать производстволарында электр энергиясен куллануны оптимальләштерү өчен болытлы платформа (энергоэффективлыкны 20%ка кадәр арттыра);
Escape-Tech- конфиденциаль сөйләшүләр өчен куркынычсыз мессенджер.

Проектларның һәрберсе турында тулырак мәгълүматны менеджер Майорова Виктория Викторовнадан алып була (тел.: +79213473109, victoria.mayorova@roscongress.org).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International