Татарстанда «Забота» яңа цифрлы платформасы эшли башлады

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Ак Барс Банк командалары тарафыннан эшләнгән «Забота» халыкка социаль ярдәм күрсәтү платформасы Zabota.Tatar.ru кушымтасында һәм веб-версиясендә республиканың барлык халкы өчен дә ачык.

Бүген кушымта аша 8 ярдәм чарасын рәсмиләштерергә мөмкин, ә нәкъ менә:

* Инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу;

* Бала өчен айлык пособие;

• Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең төп компенсациясе;

• Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенең өстәмә компенсация;

* Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр;

* Күп балалы гаиләләргә юл йөрү өчен субсидия;

* Күп балалы гаиләләргә даруларга субсидия;

* Пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләү.

Платформа түләү алу өчен гариза биргәндә яшәүчеләрнең вакытын 20% ка кадәр экономияли. Кулланучыларга мәгълүматларны мөстәкыйль күрсәтергә кирәкми: барысы да тутырыла һәм автомат рәвештә тикшерелә. Моннан тыш, сервис халыкка, аның цифрлы профилендә саклана торган мәгълүматтан чыгып, ярдәм итүнең кулай чаралары турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International