ККошларга булышыйк! Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлмәттә ачык дәрес үткәрде

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Әлмәтнең «Нур» татар телендә белем бирүче мәктәп укытучылары белән берлектә, 1 сыйныф укучылары өчен “Кошларга булышыйк!" дигән темага дәрес үткәрделәр.
Белгечләр салкын һәм карлы кышкы көндә кошлар турында кайгыртуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр. Беренче сыйныф укучыларының табигать турында элегрәк алынган белемнәрен тикшерделәр. Балалар каурыйлыларны коткару өчен, ата-аналар белән җимлекләр ясаганнары һәм аларга көнбагыш орлыклары һәм төрле ярмалар салып торулары турында сөйләделәр. 
Ачык дәрес кысаларында 2 нче сыйныф укучылары сюрприз әзерләде: алар " Агачлар да авырый!" дигән әкиятне сәхнәләштерде.
Балаларның белемнәрен Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең "Дала"тыюлыгы турындагы хикәяләре тулыландырды.  Анда  балалар экотуризм кысаларында уңайлы һава шартлары булгач барып кайтачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: мәктәптә табигатьне саклау өлкәсендә актив эш алып барыла, балалар иҗаты белән журналлар, ташландык материалдан эшләнмәләр, әйләнә-тирәлеккә сак караш темасына рәсемнәр җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International