Спас районында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре укучыларга кышлаучы кошлар турында сөйләде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Төбәк әһәмиятендәге «Спас» комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре ТР Спас муниципаль районының «Болгар санатор –интернат мәктәбе» нең 2 сыйныф укучылары өчен кышлаучы кошлар турында кызыклы дәрес үткәрделәр. Тыюлык белгече Любовь Мурзак балаларга кышлаучы кошлар, аларның салкын вакытта тормышлары, табигатьтә  һәм кеше тормышындагы роле, канатлы дусларга сакчыл, кайгыртучан мөнәсәбәт турында сөйләде. Чара уен формасында узды. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, кышлаучы кошларның сүрәтләрен  ясадылар, шулай ук «Кошны кем тизрәк  җыя», «Рәсемендә песнәкне тап», «Тавышы буенча нинди кош җырлаганын бел» дигән конкурсларда катнаштылар. Аеруча кызыксынып укучылар «Кышлаучы кошлар» фильмын карадылар.
Әйтергә кирәк, Спас интернат-мәктәбендә укучыларга экологик белем бирүгә зур игътибар бирелә. Хезмәт дәресләрендә балалар педагоглар һәм тәрбиячеләр белән берлектә төрле материалдан җимлекләр ясый. Дәүләт комитеты белгечләре ярдәме белән җимлекләрне ишегалдындагы агачларга элделәр, аларның эченә азык салдылар. 
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән балаларга һәр айда экологик даталары билгеләнгән календарь бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International