Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре әйләнә-тирә мохитне саклау буенча экологик чаралар үткәрә. Чираттагы дәресләр Әгерҗе районы Девәтернә урта мәктәбе һәм Күләгәш башлангыч мәктәбе укучылары, Әлмәт шәһәренең 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук Балтач районы Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасында узды.
Бу юлы «Чиста болыннар», «Балтач», «Дала» һәм «Кичкетаң» дәүләт табигать тыюлыклары белгечләре Татарстанның су-сазлык җирләре турында сөйләде.
Урманнар белән беррәттән, су-сазлык җирләре кислородның мөһим регенераторлары булып тора, ә аларның төп кыйммәте – су туплау һәм аның сыйфатын яхшырту. Моннан тыш, сазлыклар – күп кенә хайваннар һәм кошлар өчен яшәү урыны, - дип сөйләде белгечләр.
Чара кысаларында балаларга уникаль фоторәсемнәр күрсәттеләр, алар өчен «Су-сазлык җирләрен өйрәнәбез» дигән викторина үткәрделәр, шулай ук табигатьтә сазлыкларның ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар сазлыкларның кайбер флора һәм фауна вәкилләре белән таныштылар, алар турында бик күп яңалыклар белделәр. Викторина нәтиҗәләре буенча балаларга грамоталар тапшырылды.
.jpg)