Операцияне Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре җитәкләде. Елганы кислород белән баету өчен 200дән артык чокырчык борауланган.
Озак итеп кар машиналарында бару, юеш кар, балыкны коткару операциясе өчен киртә түгел. Нәкъ менә февраль аенда сулыкларда боз калыная бара һәм су асты дөньясында яшәүчеләрнең кислород ачлыгы башлана. Мондый стресс аркасында чиртү начарлана. Хезмәткәрләр борауланган чокырчыкларны тутыру өчен, алдан ук коры камышлар әзерләп куйды. Нәкъ менә алар һава үткәргеч булып хезмәт итә.
- «Бүгенге көндә чокырчыклар бораулау-минималь финанс чыгымнары таләп итә торган иң нәтиҗәле метод. Яшьләрне дә җәлеп итәбез, чөнки бу уртак эш. Балыкчылардан да ярдәм алырга теләр идек. Мөмкин булганча, балык тотканнан соң, алдан әзерләнгән камыш тыгып куярга кирәк», - дип әйтә Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече.
ДОСААФ техник мәктәбе курсантлары мавыктыргыч һәм файдалы чарада катнашырга теләделәр. Эдуард Калмыков һәм Раил Сафин- бу як кешеләре түгел. Бу акция турында элегрәк ишеткәннәр иде, әмма беренче тапкыр катнашалар.
- Дөресен генә әйткәндә, безгә җәйге балык тоту күбрәк ошый. Тик балык хәзер һава җитмәүдән үлсә , җәен дә азрак булачак. Акциядә катнашуыбызга без бик шат. Иң авыры- чокырчыклар бораулау. Әмма электротехника ярдәмендә без бурычны тиз үтәдек, - дип уртаклаша егетләр.
Берәүләр боз бораулаган арада, икенчеләр аларга камыш бәйләмнәре салып тордылар. Ярты сәгать эчендә акциядә катнашучылар ике йөздән артык чокырчык ясый алды.
Тыюлык хезмәткәрләре әйтүенчә, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бу табигать саклау акциясе бөтен Татарстан буенча уза. Беренче тапкыр «Балык-булсын!» чарасы 2019 елның кышында узды. 2021 елның кышкы сезонында шундый ук чаралар 17 яр буе муниципаль районында, шулай ук Татарстанның аеруча саклана торган сулыкларында узачак.