«Балык – булсын!» акциясе дәвам итә

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Татарстанда Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан  оештырылган балыкларның кыш көне һава җитмәүдән үлүләрен булдырмауга юнәлтелгән акциясе үсеш алды.
Алексеевск районында тишек бораулау һәм анда камыш тыгып калдыру эшләре башкарылды. Бозга Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр балыкчылар чыкты, алар 300ләп тишек бораулады. Бүгенге көндә бу эш республиканың 15 яр буе районында үткәрелде һәм 4860 тишек һәм чокырчык борауланды. Чаралар боз кату туктаганчыга кадәр дәвам итәчәк.
2021 елның кышкы сезонында әлеге чаралар барлык 17 муниципаль районда, шулай ук Татарстан Республикасының аеруча саклана торган сулыкларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International