Орнитолог көне- кошларны өйрәнүче һәм аларга булышучы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм 1983 елдан бирле, СССР Фәннәр академиясе каршындагы Бөтенсоюз орнитология җәмгыяте төзелгәч билгеләп үтелә башлады. Бу вакыйга 19 февральдә булды-шуннан алып бу бәйрәмнең датасы билгеләнде. Сүз уңаеннан,бу бәйрәм безнең көннәрдә орнитологлар тарафыннан һәм шул чорда Совет республикалары булган күп кенә дәүләтләрдә дә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Сезне бәйрәм белән котлый һәм сезнең тормышыгызга бәхет кошы килүен һәм үзенең канатларында уңышлар, иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер алып килүен тели!