Битараф булып калмадылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Чистай шәһәренең яшәүчеләре Тегермән мәйданы янында яшь Себер кәҗәсе күреп алдылар. Алар ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мәгълүматны җиткерде. Хезмәткәрләр курыккан кыргый хайванны ветеринарга күрсәттеләр һәм булган  яраларын эшкәрттеләр. Хайван урман массивына чыгарылды.

Исегезгә төшерәбез, бу республика территориясендә хайваннарны коткаруның беренче генә очрагы түгел. ТР Дәүләт комитеты тагын бер тапкыр хайваннар дөньясына битараф булмаган өчен халыкка рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International