«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Ак төсле ябалак

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Иң зур ябалакларның берсе, ак төсле булу аркасында  ак ябалак дип исемләнде.

Ябалаклар зур ачык урыннарда һәм кечкенә тау калкулыкларында яшәргә ярата. Кагыйдә буларак, алар урманлы территорияләрне яратмый, тундра һәм урман-тундраны өстен күрә. Бу урманнарда үзләренә ризык табу кыенрак булуы белән аңлатыла. Соңгы ун елда кышкы чорда Татарстанның күпчелек районнарында, шул исәптән республиканың көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнары территориясендә билгеләп үтелде. Безнең якта аларны көзге һәм язгы чорда очратып була. Климат шартлары бу очракта азыкның булуы кебек үк зур әһәмияткә ия түгел. Күченү вакытында оясыннан шактый еракка очып китә ала.

Ак ябалакларның озынлыгы 65 сантиметрга, ә авырлыгы өч килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Ата кошлар ана кошларга караганда кечерәк. Кошларның каурыйлары  йомшак һәм мамыклы, аның ярдәмендә алар төньяк климатта яши ала. Ябалак түгәрәк башлы һәм сары күзле. Кошның ак каурыйларында көрән буйлар булырга мөмкин.  Кагыйдә буларак, әлеге буйлар белән ана кошлар  мактана ала. Ата кошларның буйлары бөтенләй дә булмаска мөмкин. Ябалакның томшыгы һәм колаклары каурыйлар астында яшеренгән. Ак ябалаклар бик яхшы ишетә һәм яхшы күрә. Бу үзенчәлекләре аларга хәтта төнлә дә ауларга ярдәм итә.

Ак ябалакларның төп ризыгы, гадәттәгечә, кимерүчеләр, шулай ук куяннар, аслар, балык. Башка ябалаклардан аермалы буларак, ак ябалак тәүлекнең көндезге вакытында да аулый, тик шулай да иртә белән яки кич төшкәндә аулауны өстен күрә.

Ана кош май башында йомырка сала башлый. Кагыйдә буларак, ул көненә сигездән артык йомырка салырга сәләтле. Күкәй өстендә утыру процессы бер айга кадәр сузыла, шуннан соң йомыркадан балалар чыга башлый. Кош балалары барысы да бер үк вакытта чыкмый. Еш кына, соңгы чыкканнары исән калмый. Бөтен балалары күкәйдән чыкканнан соң, ана белән ата кош ризык эзләп очып китә. Бу вакытта кечкенә ябалаклар ояларында үзләре генә кала. Сүз уңаеннан, ябалакларның оялары- ул коры үсемлек массасы һәм мамык белән җирдә ясалган чокырлар.

Кызыклы фактлар:

1.      Шунысы кызык, ак ябалаклар беркайчан да оялары урнашкан җирдә ауламый. Шуңа күрә күп кенә башка кошлар якын-тирәдә урнаша, чөнки ябалаклар үз территорияләрен ерткычлардан актив яклый.

2.      Ак ябалакларның үрчү чоры яз килү белән башлана. Нәкъ менә язын кошлар кышлау урыннарыннан кайта, тиешле урын эзли һәм тапкач көчле тавыш чыгарып игълан итә. Әгәр ана кош килсә, ата кош аның алдында тулы бер тамаша оештыра башлый: табыш китерә, үз канатларын күрсәтә, күрсәткеч очышлар ясый һәм көн буе аның янында була.

3.      Балаларын   үстергән вакытта, ак ябалаклар бик агрессив булырга мөмкин. Берәр ерткыч (төлке, бүре) оядан бер километр радиуста килеп чыга икән, ак ябалаклар шунда ук дошманга һөҗүм итә башлый.

4.      Башка ябалаклар арасында ак ябалаклар иң тынычлары дип санала,ләкин кычкырсалар, тавышлары берничә километр арага ишетелә. Бигрәк тә аларга ояларын якларга туры килгән очракта.

Күптән түгел Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында «Кичкетаң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре ак ябалакны очраттылар.

Күптән түгел Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында «Кичкетаң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре ак ябалакны очраттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International