28 февральдә кабан һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (бүре, төлке, кондыз, сусар) ау сезоны тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, аулауга рөхсәт алган барлык аучыларга 20 көн эчендә, тиешле формаларны тутырып, рөхсәтне алган урынга табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматны тапшырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, вакытында тапшырылмаган мәгълүматлар өчен административ җаваплылык каралган.
Барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетына шалтыратыгыз: 8 (843) 2117078