Татарстанда тыелган корал - ятьмә кулланып, законсыз балык тоткан өчен, ике браконьер тоткарланды. Закон бозучыларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Яшел Үзән районының «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендәге Чуртан күлендә уздырган рейд барышында ачыкладылар.
РФ Җинаять кодексының 256нчы маддәсендә каралган җинаять составының билгеләре булу белән бәйле рәвештә, урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылган. Тикшерү эшләре бара. Рейдлар дәвам итәчәк.