Буген - Бөтендөнья кыргый табигать көне

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

1973 елның 3 мартында Юкка чыгу куркынычы астында булган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә турында Конвенция кабул ителде. Бөтендөнья кыргый табигать көненең девизы- “Кыргый табигатьнең киләчәге һәрберебезнең кулында”. Бу чагыштырмача яшь бәйрәм, ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан, халыкның планетадагы фаунага һәм флорага очрый торган куркынычлар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өчен, 2013 елда оештырылган. СИТЕС хайваннар һәм үсемлекләр белән законсыз сәүдә итүне җайга салучы халыкара документ булып тора.
Бәйрәмнең төп максаты-гражданнар һәм хакимият игътибарын кыргый табигатьнең матурлыгына һәм күптөрлелегенә юнәлтү, Җир йөзеннән юкка чыгу мөмкинлеге астында булган төрләргә карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерү.
Кыргый хайваннар турында кызыклы фактлар:
1.    Дөньяда иң тиз кош-тәвә кошы. Ул 70 километрга кадәр тизлектә йөгерә.
2.    Дөньяда 70 меңгә якын төр үрмәкүч һәм 6 мең төр рептилия, шул ук вакытта ел саен яңа төрләр ачыла.
3.    Юлбарысларның йонында гына түгел, тиресендә дә буйлары бар, ә тырнаклары 10 см кадәр җитә.
4.    Корыда яшәүче хайваннар арасында иң зур йөрәк жирафта. Ә аның теле озынлыкка 45 сантиметрга кадәр җитә.
5.    Иң озак сусыз тора алган кыргый хайван - күсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International