Иртәгә, 5 мартта Алабуга районында «Вятский берег» («Нократ яры»)аучылык хуҗалыгы территориясендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узачак. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында узачак. «Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2020 елда эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар турында» дигән темага төп доклад белән Комитет рәисе Федор Батков чыгыш ясаячак.