Азнакайда кыргый табигать көнен экологик дәрес белән билгеләп үттеләр

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

«Чатыр-Тау» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 15 нче «Алтын балык» исемле балалар бакчасында, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары өчен ,«Бөтендөнья кыргый табигать көне»нә багышланган экологик дәресләр үткәрделәр. 
Дәрес барышында белгечләр әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Бәйрәмнең төп максаты-җәмәгатьчелекнең игътибарын кыргый табигатьнең матурлыгына юнәлтү һәм аның объектларына сак карашның мөһимлеген искә төшерү икәнлеген билгеләп үттеләр. Шулай ук, бу көн чираттагы мәртәбә ел саен кыйммәтле төр хайваннарны юкка чыгара торган браконьерлык проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта тыюлык белгече Хәкимова Гөлнара сөйләдә
Балаларның белемнәрен ныгыту өчен табышмаклы викторина һәм хайваннар турында «Кем ул?»  дигән уен үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International