Дәүләт комитеты хезмәткәрләре биотехник чаралар үткәрде

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Быел кыш күп карлы булды. Кырыс табигый шартларда кешеләргә дә, хайваннарга да авыр туры килә. Кыргый хайваннарга ярдәм итү өчен, тыюлык белгечләре төрле биотехник чаралар үткәрә.
Шулай итеп, Чистай районының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында белгечләр хайваннарның хәлен тикшерделәр һәм Татарстан урманнарында яшәүчеләргә елның катлаулы вакытында исән калу мөмкинлеге бирә торган кирәкле азык тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International