Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге УП-1111 номерлы указы белән кертелгән, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатларны билгеләү буенча, сайлап алу этапларын уздыру кысаларында, Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» бүлегендә интернет-тавыш бирү оештырыла. (gossluzhba.tatarstan.ru.)
Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Чиспияков Ринат Электронович катнашканын билгеләп үтәбез.
Интернет-тавыш бирү 2021 елның 12 мартында 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.
Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк:
https://gossluzhba.tatarstan.ru/internet-golosovanie2021. Аннары үз электрон почтаңны күрсәтергә, тәкъдим ителгән 3 кандидат өчен тавыш бирергә (3 кандидаттан кимрәкне сайлаганда тавыш исәпкә алынмый) һәм раслау кодын кертергә кирәк. Соңыннан үзегез күрсәткән электрон почтага җибәрелгән сылтама буенча күчәргә кирәк (тавышыгыз тавыш бирүдә саналсын өчен).
Тавыш бирүдә катнашуыгызны сорыйбыз!