Татарстанда Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган дәресләр дәвам итә

2021 елның 12 марты, җомга

"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре Буа районының Чуаш Киштәге урта мәктәбе укучылары өчен "Бөтендөнья кыргый табигать көне" темасына лекция үткәрделәр. Балаларга Татарстан Республикасында яшәүче хайваннар турында сөйләделәр. 
Табигатькә көн саен кешедән зур тискәре йогынты тия. Бөтендөнья кыргый табигать көне кыргый фауна һәм флора күренешләренең күптөрлелегенә һәм матурлыгына игътибар итәргә мөмкинлек бирә. Моның турында тыюлык белгече Ильина Алия билгеләп үтте. 
Шулай ук, тыюлык хезмәткәрләре ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләделәр.  Уен формасында "Зөя буйлары" тыюлыгы территориясендә нинди хайваннар һәм үсемлекләрнең яшәүләрен күрсәттеләр. Чара ахырында балаларга ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International