Әлки районында рейд уздырган вакытта браконьерлык факты ачыкланды. Югары Әлморза авылы янында 3 баш кыр кәҗәсенең калдыклары – башлары,сөякләре, эчке органнары табылды, түшкәләрне турау урыны ачыкланды. Ату шома көпшәле мылтыктан алып барылган. Бу урынга Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.