«Чиста болыннар» һәм «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре Халыкара Елгалар, Су һәм Тормышны яклауда буаларга каршы көрәш көне темасына лекция форматында экологик белем бирү чаралары үткәрде.
«Чиста болыннар» тыюлыгы белгече Марина Шагаева «Карлыгач» исемле 10 нчы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә Россиянең иң зур елгалары – Идел, Обь, Лена, Амур һәм Байкал күле турында сөйләде. Балаларга суның пычрануы-җитди экологик проблема икәнлеге төрында искә төшерде. Су-организмның эчке мохитенең нигезе, ул сугару, суднолар йөрү, гидроэнергетик максатлар өчен кирәк. Су-тормышның мөһим компоненты.
Азнакай шәһәренең 4 нче номерлы «Светлячок» балалар бакчасының өлкән төркеме өчен «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәре Гөлнара Хәкимова тематик чара үткәрде. Балалар сулыкларның төрлелеге, елгаларның, күлләрнең, буаларның бер берсеннән нәрсә белән аерылуы, сулыклар янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында һәм табигать саклау чаралары белән таныштылар. Викторина вакытында балалар су өслегендә, су янында һәм су астында очрый торган су яшәүчеләре, су яны үсемлекләренең төрлелеге турында белделәр.
.jpg)