Татарстанда Елгаларны, суны һәм тереклекне яклау көненә багышланган дәресләр дәвам итә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

А. И.Щеповский исемендәге «Дала»  тыюлыгы  белгечләре Алинә Шәйдуллина һәм Рәфыйк Насретдинов Лениногорск районының Шөгер авылы мәдәният йортында кунак булып кайттылар. Тыюлык белгечләре балаларны «Елгаларны, суны һәм тереклекне яклау гамәлләре көне» бәйрәме белән таныштырдылар.
Татарстан-Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәкләренең берсе, республика территориясендә 36 меңнән артык су объекты урнашкан. Бу хакта тыюлык белгече Алинә Шәйдуллина хәбәр итте.
«Суны саклагыз» дигән чараның нәтиҗәсендә, балалар сулыкларның пычрану сәбәпләре һәм аларны саклау чаралары турында белде. Мәктәптә дә, өйдә дә суга сакчыл карарга өйрәнде. Ә иң мөһиме - балалар әйләнә-тирәлекне саклау өчен һәркем җаваплы булуын аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International