Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, Зәй районының аучылык җир-суларында, һәлак булган һәм авыру кабан дуңгызларын ачыклау максаты белән, бергәләп рейд үткәрделәр. Белгечләр «Елховлес» һәм «Багряж» аучылык хуҗалыклары территорияләрен тикшерде. Тикшерелгщн җирләренең гомуми мәйданы 20 мең гектардан артык территорияне тәшкил итте.
Тикшерү нәтиҗәсендә бер кабанның «Елховлес»аучылык хуҗалыгының тукландыру мәйданчыгына керүе ачыкланды. Аучылык хуҗалыгына аны агымдагы елның 1 апреленә кадәр тотарга тәкъдим ителде. Тикшерелгән башка тукландыру мәйданчыкларына кабаннар керми.
Аучылык хуҗалыкларына, санны тәртипкә салу максаы белән, кабан дуңгызын табуга өстәмә рөхсәт бланклары бирелде.