Ел саен 22 март көнендә җир шарында Бөтендөнья Су ресурслары көне яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү идеясе беренче тапкыр 1992 елда Рио-де-Жанейрода узган әйләнә-тирәлекне саклау һәм үстерү буенча БМО Конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырады.
Бу көн әйләнә-тирә мохит һәм җәмгыять үсеше өчен су ресурсларының мөһимлеге турында кешелеккә искәртү өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Практик тырышлыклар бу өлкәдәге проблемаларны да, аларның чишелешләрен дә кеше аңына кертергә һәи тирәнәйтергә ярдәм итә ала. Гомуми тема кысаларында, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, сүзләрне бурычларга һәм эшкә әйләндерергә кирәк.