Азнакайда Бөтендөнья Җир көнен экологик дәрес белән билгеләп үттеләр

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

«Чатыр-Тау» тыюлыгы белгече Гөлнара Хәкимова Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына бәйрәм тарихы турында сөйләде. Җир Көнен бәйрәм итү уңаеннан Тынычлык кыңгыравына шалтырату кабул ителде, аның тавышы планетадагы бөтен тереклекне саклауга һәм теләктәшлеккә өнди!
Тыюлык хезмәткәре балаларны ТР Кызыл китабы, хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре, биологик төрлелекне саклау өчен гамәлгә ашырыла торган табигать саклау чаралары белән таныштырды, шулай ук татар телендә кызыклы викторина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International