Ринат Чиспияков: кыргый кабаннарның санын тәртипкә салу буенча чаралар көн саен үткәрелә

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Татарстанда аучылык хуҗалыклары Африка дуңгыз чумасы авыруы ачыкланганнан бирле 3,6 мең кыргый кабан аткан, чөнки алар бу вирусның төп таратучылары булып санала.
«Кабаннар санын киметү белән ныклап шөгыльләнәбез. Соңгы исәпләүләр буенча, республикада аларның тыгызлыгы 1 мең гектарга 0,21 башка кадәр киметелде. Россия Хөкүмәте нормативы буенча аларның тыгызлыгы 1 мең гектарга 0,25 баш тәшкил итәргә тиеш, ягъни Татарстанда 1,5 мең кабаннан артык булырга тиеш түгел», — дип хәбәр итте ТР Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков.
«Кабаннар санын җайга салу буенча чаралар 2011 елдан бирле үткәрелә башлады. 20 километрлы буфер зоналары оештырылды, анда бу  хайваннарны ашату тыела», - диде ул.
«Хәзер республика тирәли 20 километрлы зонадан тыш, күрше төбәкләр белән чиктәш булган  Буа, Саба һәм Тукай районнарында өч эре дуңгызчылык комплексы тирәсендә 20 километрлы буфер зоналары оештырылды. Калган дуңгызчылык комплекслары тирәсендә-10 километрлы зоналар» анда да кабаннарны тукландыру туктатылган», - дип билгеләп үтте спикер.
Ул шулай ук 3 апрельдән республикада каурыйлы киек кошларга язгы ау сезоны ачылуын искәртеп китте. Шуңа бәйле рәвештә, « тиз арада җавап бирү һәм лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә аларның һәлак булу сәбәпләрен ачыклау өчен», аучылардан кабаннарның мәетләрен табулары турында хәбәр итүләрен сорыйлар. «Һәм шул ук вакытта кошлар гриппына сынаулар алачакбыз», - дип йомгаклады Чиспияков.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында африка чумасының алты учагы теркәлгән:  Алабуга һәм Әлмәт районнарында- берәр, дүртесе-Зәй районында. 26 район бу авыру буенча күзәтү астында, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International