Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Халыкара урман көне кысаларында белем бирү чаралары үткәрделәр. «Зөя» тыюлыгы башлыгы Алексей Деев «Исток яшьләр клублары берләшмәсе» МБУнең «Кристалл» яшьләр клубында лекция үткәрде. Чараның максаты-балаларның игътибарын урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү. Ул балаларга урман экосистемаларының әһәмияте, аларны саклау һәм торгызу буенча төп чаралар турында сөйләде.
Урманнар-планетаның барлык тере организмнарының 80% ка кадәр төрләре яши торган бөтен бер дөнья ул. Халыкара урманнар көне-яңа традиция. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 2012 елда тәкъдим ителгән иде, моның сәбәбе-планетадагы урман экосистемаларының бетерелүе.