«Спас» дәүләт табигать тыюлыгын оештыруга 20 ел

2021 елның 23 марты, сишәмбе

«Спас» комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.03.2001 ел, №157 карары белән Куйбышев сусаклагычының су-сазлык җирләренең уникаль ландшафт комплексларын, дала кара еланының санын, биологик төрлелекне, аның территориясендә яшәүче һәм үсә торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектларын саклау максаты белән оештырылды.
Тыюлык 17979 га мәйданда Куйбышев сусаклагычының түбән урман-далалы Идел Аръягының сул як ярында урнашкан. Утраулар системасын (64 утрау) һәм сусаклагычның күп кенә тирәнә булмаган урыннарын үз эченә ала. 
Сусаклагычның бу территориясендә промысел балыкларының иң зур уылдык чәчү биотоплары урнашкан.
Бу территория Россиянең төп орнитологик территорияләре исемлегенә (КОТР) һәм халыкара әһәмияттәге аеруча кыйммәтле су-сазлы җирләр исемлегенә (Рамсар конвенциясе) кертелгән.
Тыюлык территориясендә сазлык – калкан яфраклы су чәчәге,  ап-ак төнбоек, йөзгәләк сальвиния кебек сирәк һәм юкка чыга торган үсемлек төрләре һәм  дала кара еланы,зур ак челән, ысылдавык аккош һ.б.  билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International