Урманнарны саклауның мөһимлеге турында 6 нчы номерлы «Жемчужинка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә сөйләделәр. «Чиста болыннар» тыюлыгы белгечләре «Халыкара урман көне»темасына презентация күрсәтү форматында экологик дәрес үткәрделәр. Балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында сөйләделәр, балалар аеруча саклана торган табигый территорияләр һәм республикабыз урманнары турында күп яңа мәгълүмат белделәр.
Дәүләт комитеты белгечләре урман утыртмаларын саклауның мөһимлеге һәм аларны рациональ куллану кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларга кечкенә орлыктан, киләчәктә ылыслы һәм яфраклы үсентеләр булачак, агачларның ничек үсүе турында тыңлау кызык булды. Бу дәреснең максаты булып, планетабыз тормышында урман экосистемаларының әһәмияте, урманнарны кешенең тискәре йогынтысыннан яклау һәм саклау кирәклеге турында искәртү торды.
Балаларга урманның үсеше барышында очрый торган барлык проблемалар турындагы мәгълүмат- урман корткычларыннан алып урман янгыннарына кадәр - тыңлау ошады.