Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулауга рөхсәт алу буенча өстәмә мәгълүмат

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Язгы ауга рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция - (650 сум). 

Язгы ауга ышаныч кәгазе буенча рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- гади язма формада ышаныч кәгазе(оригинал);
- рөхсәт алу өчен гариза; 
- ышанычлы затның шәхесен таныклаучы документ (паспорт оригиналы);
- ышанучының шәхесен раслаучы документ (паспорт күчермәсе);
- ышанучының аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция - (650 сум). Ышанучы түли. 
 Игътибар: банк картасы булган очракта, пошлинаны КФҮ филиалында гариза биргән вакытта түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International