Арча районының “Арча районы 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы” МББУда, Халыкара урманнар көненә багышланган чара узды. Чара барышында балалар лекция тыңладылар һәм презентация карадылар. Белгечләр урманнарны саклауның мөһимлеген, урманның җирдәге бөтен тереклек өчен кирәклеген һәм ни өчен аны яңадан торгызу кирәк булуын билгеләп үттеләр.
“Төп максат - балаларда табигатькә уңай караш тәрбияләү, урманның матурлыгын күрә белү, урманга карата сак караш һәм аны саклауда актив катнашуны тәрбияләү, балаларда урман тормышына һәм анда яшәүчеләргә карата кызыксыну хисен үстерү”, - дип хәбәр итте Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре.
Чара ахырында “Табигать белгечләре” дигән КВН уены үткәрделәр, анда балалар агачлар, хайваннар һәм кошлар төрен белүдә ярыштылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Чара ахырында балаларга һәм педагогларга Дәүләт комитеты исеменнән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.