25 һәм 26 мартта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында поши, кыр кәҗәләре, селәүсеннәр, бурсыклар кебек аучылык ресурсларын, мөмкин булган максималь тоту саны буенча иҗтимагый тыңлаулар уза.
Аерым алганда, түбәндәге сораулар кузгатылды:
- дуңгызларда африка чумасын булдырмау турында;
- хайваннар арасында котыру авыруына юл куймау буенча райондагы хәлләр турында;
- төлкеләрне тоткан өчен компенсация түләү турында;
- язгы ау сезонын ачу турында.
Алга таба бу материаллар киләсе ау чорына лимитлар һәм квоталар билгеләү буенча экологик экспертиза нигезенә салыначак.
Тукай районында узган иҗтимагый тыңлауларда башкарма җитәкче урынбасары Сунгатуллин Н.М., ДБУ РГВО башлыгы Ленар Хәйбуллин, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков, аучылык хуҗалыклары вәкилләре һәм җәмәгатьчеләр катнашты.