Дәүләт комитетында су биологик ресурсларын саклау буенча район хезмәткәрләре белән җыелыш үткәрделәр

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасының яр буе муниципаль районнары территориясендә су биологик ресурсларын саклау эшенә җәлеп ителгән хезмәткәрләр белән киңәшмә узды. Утырыш барышында 2021 елның беренче кварталы эшенә якынча нәтиҗәләр ясалды, киләсе уылдык чәчү чорына бурычлар куелды.
«Агымдагы елның гыйнварыннан алып сулыклардан 700 дән артык законсыз тоту коралы тартып алынды, 127 зат административ җаваплылыкка тартылды, браконьерлык фактлары буенча 2 җинаять эше кузгатылды», - дип хәбәр итте су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова.
Исегезгә төшерәбез, балыкчылык кагыйдәләре нигезендә, 2021 елда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр балыкны тотарга ярамый. Бу чор, бер гражданинның ярдан тоту коралында 2 дән дә артык булмаган кармаклы бер су төбе яки калкавычлы кармактан тыш, башка тоту кораллары ярдәмендә балык тоту белән чикләнә.
Хәзерге вакытта, 1 февральдән 15 апрельгә кадәр, «Мишә елгасы тамагы»дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә һәвәскәр һәм сәнәгый балыкчылык тыелды.
Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин (РФ КоАП 8.37 ст.2 ө.).
Шулай ук, аеруча саклана торган территорияләрдә зур зыян китерелсә,  җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин. Штраф 300 000 сумнан 500 000 сумга кадәр яки 2-3 елга кадәр хезмәт хакы яки башка керем күләмендә яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре яки шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International