«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Гади шолган

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Гади шолган, шулай ук су тычканы дип тә атыйлар – җир тычканнары гаиләсенең кечкенә генә җәнлеге.

Гади шолган бик киң таралган. Ул континенталь Европаның күпчелек өлешендә , шулай ук Россиянең уртача поясының күпчелек өлешендә очрый. Татарстан Республикасы территориясендә кече елга тамакларында һәм урман сулыклары ярларында яши. Соңгы 8 елда Мамадыш, Чистай, Бөгелмә, Чирмешән, Питрәч, Балтач, Әтнә, Арча, Биектау, Баулы, Лаеш, Балык Бистәсе, Лениногорск, Югары Ослан, Алабуга районнарында очратулар теркәлгән. Җәнлек ярым су яшәү рәвеше алып бара, шуңа күрә елгалар, буалар һәм сазлыкларның ярлары аның иң яраткан урыннары булып тора. Әмма су тычканын судан еракта да – дымлы урманнарда һәм үсемлектән тотылган киртәләрдә очратырга була. Качу урыны итеп су белән янәшә урнашкан ояларны,  егылган агачларның черек кәүсәләрен, көпшәк түмгәкләрне һәм башка табигый ышыкларны куллана. Кышкы вакытта артык пычранмаган катмый торган сулыкларның ярлары буйлап   торуны өстен күрә.

Гади шолган– Европа кыйтгасындагы иң зур җир тычканы. Тәннең озынлыгы 70-95 мм, ә койрыгы-50-75 мм. кадәр җитә. Авырлыгы 15-25 грамм. Гади шолганны тычкан белән бутарга мөмкин, әмма якын арада алар арасындагы аерма гади күз белән караганда да күренеп тора. Беренче чиратта, бу җир тычканнары өчен хас озынча  борыны.  Хайванның йоны кыска һәм тыгыз, өстән кара төстә, астан –ак. Күз һәм колак тирәсендә шулай ук ак төстәге  йоны бар.

Гади шолган төнлә аеруча активлык күрсәтә, көндезге вакытын оясында үткәрә. Караңгы төшү белән ерткыч ауга чыга. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кечкенә генә шолганның аппетиты бик әйбәт – тәүлек эчендә җәнлек үзенең авырлыгының яртысы кадәр ризык ашарга тиеш.

Хайван үз ризыгын, гадәттә, суда, төгәлрәге, су астында таба. Су астына 20 секундка кадәр китәргә мөмкин. Бу вакыт  ручейникның кортын , тритонны, баканы яки вак балыкны тоту өчен җитәрлек. Әмма су тычканы корыда нинди дә булса бөҗәкне очратса- ул шунда ук аның менюсын тулыландырачак. Йөзүдән соң ярга чыккач, җир тычканы иң элек кагына, ә аннары үзенең оясына таба йөгерә.

Кызыклы фактлар:

1.      Аның селәгәендәге токсиннар вак хайваннарны, барыннан да элек амфибияләр һәм балыкларны хәрәкәтсез калдырырга мөмкин. Тешләгәндә канга кереп, алар паралич китереп чыгара. Хәрәкәтсез  умырткасызлар 5 көнгә кадәр тере кала.

2.      Су астына чумганда йонында һава куыклары кала, алар хайванга көмеш төс биреп тора.  Алар өстәмә җылылык биреп тора һәм хайванны су өслегенә күтәрергә булыша.

3.      Кышкы йокыга китмиләр, чөнки матдәләр алмашы югары булганлыктан, май җыя алмыйлар.

Күптән түгел балыкчылар шолганны Балык Бистәсе районында Сабуровка елгасында очраттылар. Ул балык исен тоеп килгән. Тоткан балыкны җиргә чыгарып ашый башлаган. Балык Бистәсе районы балыкчылары бу мизгелне төшереп алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International