Лаеш районында «Мочище» күлендә балыкның һава җитмәүлектән үлү очракларын кисәтү буенча чаралар узды. Акцияне Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының Мактаулы кешесе, һәвәскәр балыкчы, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов истәлегенә җирле халык үткәрде. Ул ел саен мондый чараларда актив катнаша иде.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Антон Овчинников җитәкчелегендә, Басовлар гаиләсе һәм Александр Афанасьев составындагы инициатив төркем, кислород ачлыгы аркасында балыкларның үлүенә юл куймау буенча чаралар үткәрелде. 35 чокырчык да бер зур майна ясаганнар. Профилактик чараларны үз вакытында үткәрү, сулыкларда балык запасларын саклап калырга мөмкинлек бирә. Чокырчыклар һәм майналар бораулау, суны өстәмә кислород белән тәэмин итә.
Өлкәннәр сөйләгәнчә, бу күлдә узган гасыр башында һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганчыга кадәр, хуҗалык ихтыяҗлары һәм фронт кирәк-яраклары өчен юкә кайрысын җебеткәннәр.