Гражданнар игътибарына!

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә корал, хәрби припаслар, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтү чаралары турында»1995 елның 5 августындагы 545 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 28.12.2020 ел,  1209  нчы номерлы карары нигезендә, үз теләге белән тапшырылган корал, хәрби припаслар, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр өчен акчалата түләү бирүгә бәйле чыгымнарны баш бүлүче булып Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тора. 
Акчалата түләү алу өчен, рөхсәтсез сакланган яки  Татарстан Республикасы территориясендә табылган коралны, хәрби припасларны, коралга патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләрне үз теләге белән тапшырган гражданин, «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУнә яисә аның филиалына акчалата түләү турында гариза һәм кушымта белән мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International