Татарстанда Биоресурслар буенча дәүләт комитетының «Балык –булсын!» акциясе уза, ул балыкның кыш көне һава җитмәүлектән үлүен булдырмауга юнәлтелгән. Бу юлы аңа «КРУГ»ҖЧҖ балык сәнәгате җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә кушылды.
Балык Бистәсе районында Подгорное күле территориясендә чокырчыклар бораулау һәм камыш тыгып калдыру эшләре башкарылды. Әлеге акция кысаларында 200дән артык чокырчык тишелде, 22 кеше җәлеп ителде.
Агымдагы елда чаралар боз эрегәнчегә кадәр дәвам итәчәк.