Чистайда рөхсәтсез балык сату факты ачыкланды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Роспотребнадзор һәм Чистай районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, Чистай муниципаль районының сәүдә объектларында, законсыз юл белән табылган су биологик ресурсларын тикшерү буенча рейд үткәрделәр.
Рейд барышында Кызыл Яр авылының шәхси эшмәкәре тикшерелде. Тамгасыз балык продукциясен саткан өчен ,алга таба 10000 сум штраф белән, КоАп 2 ө.15.12 ст. буенча, һәм алга таба 2000 сум штраф белән РФ КоАП 14.15 ст.буенча   административ беркетмәләр төзелде. Материаллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегенә Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенә,  тиешле документлардан башка балык саткан өчен беркетмә төзү өчен җибәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 кг яңа тоткан балык һәм 8 кг эшкәртелгән балык продукциясе тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International