Законсыз балык тоту. Браконьерларга җинаять җаваплылыгы яный

2021 елның 2 апреле, җомга

Рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән районының «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә, Чуртан күлендә законсыз балык тоткан өчен, ике браконьерны тоткарлады. Алар су биологик ресурсларын ятьмәләр белән законсыз рәвештә тотканнар.
РФ Җинаять кодексының 256нчы маддәсендә каралган җинаять составының билгеләре булганга күрә, урынга транспортта Россия Эчке эшләр министрлыгының  линия  идарәсе хезмәткәрләре чакырылган. Тикшерү эшләре бара.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан биоресурсларны законсыз чыгаруны ачыклау буенча рейдлар даими рәвештә алып барылуы турында исегезгә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International