Васильево бистәсендә «Балык-булсын!» дигән экологик акция узды

2021 елның 2 апреле, җомга

«Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Малахит» һәм «Ял»бакчачылар ширкәте янындагы Идел култыкларының берсендә 200дән артык чокырчык бораулаган. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына нәкъ менә шушы ширкәт бакчачылары бу үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр. Көз көне алар үзләре верховка, ратан, кәрәкә, карп һәм сазан балыкларының маймычларын сулыкка җибәргәннәр. Боз катламы калын булу сәбәпле, балык һәлак булырга мөмкин дип куркалар. 
- Маймычлар белән барлыгы 200 литрлы алты мичкә чыгардык. Эш хәтта балык тотуда да түгел, биредә су агым түгел, балык булу сулыкны сазлыкка әйләндерергә мөмкинлек бирмәячәк. Хәзерге вакытта районда су туңу калынлыгы бер метр, ә балык суларга тиеш, - дип сөйләде акция инициаторы, җирле кеше Станислав Коновалов.
- “Балык-булсын!” акциясе  ел саен бөтен республика буенча сулыкларны кислород белән баету өчен үткәрелә. Профилактик чараларны үз вакытында үткәрү һәм елга яшәүчеләрен кислород белән тәэмин итү, сулыкларда балык запасларын саклап калырга мөмкинлек бирә, - дип аңлатты «Зөя» тыюлыгы башлыгы Алексей Деев. 
Яшел Үзән районы территориясендә быел шундый берничә акция узган. Эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International